Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
20 август 2020, 18:51

Танышларына пособие тараткан

Аның бер өлешен кире үзенә кайтарганнар

Гафури районында эш белән тәэмин итү үзәгенең элекке инспекторы эшсезлек буенча пособиеләрне законсыз рәсмиләштергән өчен ришвәт алган.Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче үзенең танышларын эшсезлек буенча исәпкә куйган һәм максималь пособие билгеләгән. Тегеләре моңа хаклы булмаган.Нәтиҗәдә, гаепләнүченең дүрт танышы гомум күләме 250 000 сумга якын акча алган. Акчаның бер өлешен алар инспекторга биргәннәр.Хатын үз гаебен таныган, китергән зыян кире кайтарылган.Фото: bash.news.ruЧыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Posobiene-tanishlarina-taratip-yatkan-419588/
Читайте нас: