Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
24 август 2020, 16:35

Уеннан уймак чыккан

Чыннан да балалар уены бер мизгелдә фаҗигагә әверелә

Беренчел мәгълүматлар буенча, мәш килеп уйнаганда балалар 8 яшьлек кызның йокы артериясен кыскан. Нәтиҗәдә укучы кыз үлгән. Ул гына түгел, вакыйга хакында берсе дә белмәсен өчен, балалар мәрхүмә кызчыкның гәүдәсен елгага ташлаганнар.
“КП-Уфа”, хокук саклау органнарындагы үз чыганагына таянып, хәбәр итүенчә, кызның гәүдәсе Черниковкадагы Курочкина тавында табылган. Ул вакытка алдагы көнне өенә кайтмаган кызының югалуы турында гариза белән ана кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. “КП-Уфа” язуынча, 13 яшьлек үсмер кылыгы турында барын да ачыктан-ачык сөйләп бирә. Әлеге вакытта аның белән тикшерү эшләре алып барыла.Фото: newsbash.ruЧыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Uennan-uymak-chikkan-423174/
Читайте нас: