Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
3 сентябрь 2020, 18:01

«Ласковый май» төркеменең элекке солисты вафат

Юрий Шатунов Саша Прико үлеменнән тетрәнүен яза

«Ласковый май» төркеменең экс-солисты Александр Прико 47 яшендә вафат булган. Бу турыда төркемнең элекке солисты Юрий Шатунов инстаграмдагы сәхифәсендә язган.
«Чын күңелдән Саша Приконың якыннарының кайгысын уртаклашам. Мин бу кайгылы хәбәрдән тетрәндем. Якты истәлек булсын аңа», — дип яза ул.
Музыкантның ни сәбәпле үлгәне хәбәр ителми.
Моңа кадәр Приконың авыр хәлдә хастаханәгә салынуы билгеле була. Аның хатыны сүзләренчә, табиблар Прикода яман шеш булуын ачыклый. Бу турыда РИА Новости язды.
Приконы хастаханәгә 2 августта салганнар. Аның үпкәсенең ике ягында да пневмония була. Прико коронавирус инфекциясе белән авырый. Аннары анда үпкә яман шеше булуы ачыклана, дип хәбәр итте «Российская газета». Җентеклерәк: https://intertat.tatar/news/incident/03-09-2020/laskovyy-may-t-rkemene-elekkege-solisty-vafat-5768313
Читайте нас: