Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
8 сентябрь 2020, 17:45

Хатынны бүлешкәннәр...

Берсе - дәваханәдә, икенчесе...

Гафури районының хокук сакчыларына янә бер катлаулы хәлне тикшерергә туры киләчәк. Кич белән Красноусольск авылында яшәүче 33 яшьлек ир-ат элекке хатынына балалары янына кунакка килә һәм кунарга кала. Төн уртасында хатын-кызга шалтыраталар, һәм ул элекке иренә "Эдем" кафесында аны дус кызлары көтүен белдерә. Ир 32 яшьлек әнине "тусовка"га җибәрми. Хатын кемгәдер шалтыраткач, бусагада ханымның 40 яшьлек дусты пәйда була, һәм ирләр арасында сугыш башлана. Кызып киткән әти пычакка тотынган һәм кунакның корсагына кадаган. Бүген исә ирләрнең берсе - дәваханәдә, икенчесе суд карарын көтә.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Hatinni-b-leshk-nn-r-445591/
Читайте нас: