Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
8 сентябрь 2020, 11:43

Солдатның үлемендә кем гаепле?

7 сентябрьдә Екатеринбург гарнизон хәрби суды Екатеринбург янындагы хәрби частьтә ток сугып үтергән якташыбыз Илдар Сираҗев үлемендә гаеплене хөкем итте

Ул сержант Богданов булып чыкты. 4 февральдә аңа Русия Җинаять кодексының 293 мәддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаятьтә гаепләү белдерелде.Ә 10 августта суд аңа ике ел шартлы срок билгеләде. Шул ук вакытта аны эштән куганнар. Башкортстаннан срочникның үлеме турындагы эштә гаепләнүчеләр арасында бер генә офицер да юк, гәрчә үткәрелгән экспертиза җинаятькә погоннардагы унлап кеше катнашы барлыгын ачыкласа да."Офицерларның бөтен команда составын җәзага тартуларын теләр идем. Ләкин аларны җаваплылыкка җәлеп итмәделәр. Ә шул ук вакытта судта шаһитлар сөйләгәнчә, частьтәге барлык машиналардән ток бәргән һәм аларның барысы да солдатларның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган. Ләкин улым үлгәнче бу хәл беркемне дә борчымаган", - ди Илдар Сираҗевның әнисе.Исегезгә төшерәбез, фаҗига узган елның 24 июлендә булды. Хәрбиләрнең рәсми фаразы буенча, 19:50дә Илдар өйрәнүләр узган кыр лагеренда аңын югалта. 20:15тә аны Югары Пышма шәһәре дәваханәсенә китергәннәр, ләкин коткара алмаганнар - табиблар үлемне раслаган.Экспертиза документларыннан күренгәнчә, Илдар хезмәттәшләре белән "Кызыл Адуй" полигонында булган, ул Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәре территориясендә урнашкан. Хәрбиләр полигонда электр тогы чыганакларына тоташтырылган элемтә техникасын җәелдерәләр. Барлык бу эшләр полигонда узган елның 8-25 июлендә үткәрелә. Ә 24ендә Илдар, экспертиза текстыннан күренгәнчә, "төзек булмаган техника белән контакт нәтиҗәсендә ("Урал" штаб машинасы) техник электр белән зарарланган, бу аның үлеменә китергән".Фото: ufa1.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Soldatni--lemend-kem-gaeple-444038/
Читайте нас: