Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
9 сентябрь 2020, 16:16

Укучылар 125 мең сум күләмендә грант алачак

Гаризаларны 10 октябрьгә кадәр тапшырып калыгыз

Русиядә талантлы укучылар дәүләттән 125 мең сум күләмендә грант алалачак. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.“Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында грант алуга профильле олимпиадаларда, шулай ук 2018/19 уку елында үткәрелгән информатика, математика һәм санлы технологияләр буенча конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар дәгъва итә ала. Моннан тыш, әлеге профильләр буенча фәнни-тикшеренү эшләре өчен бүләкләре яки призлары булган балалар, шулай ук патентлар алган укучылар да гариза бирә ала.ДӘгъва итүчеләр өчен таләпләр — 18 яшьтән өлкән булмау, талантыроссии.рф. дәүләт мәгълүмат ресурсында тору.Грантка гариза “Госуслуги” порталы аша бирелә. Аны 14 яше тулган укучы үзе, яки аның законлы вәкиле тапшыра ала. Гаризалар тапшыру вакыты —1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр. Уңай хәл ителгән очракта, порталда шәхси кабинетка грант алу өчен килешү җибәреләчәк. 2020 елда 850 укучыга грантлар бирү күздә тотыла.
Фото: newsvo.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ukuchilar-125-me-sum-k-l-mend-grant-alachak-447037/
Читайте нас: