Тикшерү версиясе буенча, узган елның декабреннән 2020 елның февраленә кадәр хатын почтамт кассасыннан 150 мең сумнан артык акча урлаган. Җинаятьне яшерү өчен ул бухгалтерлык хисапларына ялган мәгълүматлар кертә, ә бирелгән акчаларны төрле банкларда рәсмиләштерелгән кредитларны түләүгә тоткан.