Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
11 сентябрь 2020, 16:23

Башкортстанда 13 яшьлек кыз белән 12 яшьлек малай югалган

Балалар электричкага утырып Уфадан Иглин авылына килгән һәм урманга йөрергә чыгып киткән булган

Башкортстанда инде икенче көн рәттән 13 яшьлек кыз белән 12 яшьлек малайны эзлиләр. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.
Кыз белән малай 10 сентябрьдә Иглин авылыннан өйдән чыгып китә. Төнлә белән балаларның югалуы турында хәбәр итәләр.
Коткаручылар сүзләренчә, үсмерләр Иглинга Уфадан электричкага утырып килгән. Аннары алар урманга йөрергә киткән. Балалар адашкан булуы ихтимал. Алар ярдәм сорап бер тапкыр шалтыратырга өлгергән. Үзләренең сазлыклы урында булуларын әйткәннәр. Якындагы гына трасса булуы билгеле. Шуннан соң телефон сүнгән.
Хәзер балаларны коткаручылар, кинологлар, волонтерлар, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эзли, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/11-09-2020/bashkortstanda-13-yashlek-kyz-bel-n-12-yashlek-malay-yugalgan-5770438
Читайте нас: