Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
14 сентябрь 2020, 12:38

Анастасия Заворотнюкның соңгы язмасы тамашачыларын елатты

«Моя прекрасная няня» инде шактый вакыт яман шеш белән көрәшә

Яман шеш белән көрәшүче Анастасия Заворотнюк соңгы биш айда беренче тапкыр инстаграмга фотолар куйды. Әлеге фотоларны күреп, инстачыларның күңелләре тулган, елауларын язалар. Анастасиянең тизрәк сәламәтләнүен телиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Соңгы ел ярым вакыт эчендә ул авыру аркасында, бөтенләй диярлек экраннардан югалды. Фотоларны да сәламәт чакта төшкәннәрен генә куйгалый иде. Шушы көннәрдә ул ире Петр Чернышев белән 12 ел бергә яшәвен билгеләп үтә. Бәйрәм хөрмәтенә Заворотнюкның инстаграмында фотолар барлыкка килде.
Анастасия кече кызы Мила ясаган рәсемнәрне күрсәтте. Милага октябрьдә ике яшь тула. Ул гербарий һәм пластилиннан эшләнмә ясаган.
«Туебызның 12 еллыгына кызым бүләге. Аның иң яхшы иҗаты», — диелә бу постта.
48 яшьлек Анастасия Заворотнюк баш мие яман шеше белән авырый. Гаиләсе башта бу турыда бер сүз дә әйтмәде, тик соңрак актрисаның дәвалануын расладылар. Тулырак: https://intertat.tatar/news/social/13-09-2020/anastasiya-zavorotnyukny-so-gy-yazmasy-tamashachylaryn-elatty-5771137
Читайте нас: