Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
14 сентябрь 2020, 12:48

Башкортстанда югалган малай белән кыз табылды

13 яшьлек Люба белән 12 яшьлек Данил мәктәпкә бармас өчен, өйдән чыгып киткәли торган булган

10 сентябрьдә Башкортстанның Иглин районындагы Иглин авылындагы өйдән урманга чыгып киткән 13 яшьлек Любовь һәм 12 яшьлек Данил табылды. Бу турыда 11 сентябрьдә «Лиза Алерт» эзләү төркеменә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, балалар дәрескә бармас өчен, Уфадан Иглинга китәләр. Иглинда алар инде моңа кадәр дә ял иткән була. Бу юлы да электричкага утырып бирегә киләләр.
Балалар урманга чыгып китә. Тик бу юлы алар адаша. 10 сентябрьдә кич белән үсмерләр экстрен хезмәтләргә шалтыраталар. Сазлыклы урында булуларын гына әйтеп өлгерәләр, аннары телефон сүнә.
«Үсмерләр үзләре ярдәм сорап шалтыратты. Трассадан ерак түгел, сазлыклы урында булуларын әйттеләр. Кызганычка каршы, телефонның зарядкасы экстрен хезмәтләргә шалтыратырга гына җиткән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.
Балаларны кинологлар, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм коткаручылар эзләп тапканнар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/13-09-2020/bashkortstanda-yugalgan-malay-bel-n-kyz-tabyldy-5770964
Читайте нас: