Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
14 сентябрь 2020, 14:56

Бер тәүлектә 15 кеше югалган

Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр

Башкортстанда 11 сентябрьдә генә дә урманнарда 15 кеше адашкан. Ведомство мәгълүматлары буенча, югалганнарның барысы да гөмбәчеләр булган. Бәхеткә каршы, алар исән-сау табылган.- Гөмбәчеләр Иглин, Благовещен һәм Туймазы районнарында күпләп югалды, - дип хәбәр итәләр ведомствода.Дәүләт комитетында урманга барыр алдыннан зарядкасы булган телефон, эчә торган су, азык-төлек запасы, шырпы һәм фонарь алырга, шулай ук туганнарына үз маршрутың турында хәбәр итәргә киңәш итәләр. Моннан тыш, яңгыр үтми торган якты кием кияргә кирәк.Әгәр дә сез адашкансыз икән, инеш буйлап агым уңаена барыгыз. Даими рәвештә туктагыз һәм игътибар белән тыңлагыз. Шау-шу ишетелсә, шул якка барыгыз. Эт өрүе һәм автомобиль гудоклары - 2-3 километрдан, трактор тавышы - 3-4, тепловоз гудоклары 4-5 километрдан ишетелә, - дип өсти коткаручылар.Фото: v-kurse.ruЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ber-t-lekt-15-keshe-yugalgan-453024/
Читайте нас: