Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
16 сентябрь 2020, 13:46

Төркиягә ял итәргә барып, рәшәткә артына эләккәннәр

Безнең илдән Төркиягә ял итәргә барган өч яшь хатын-кыз биш йолдызлы отельдә шәфкать туташын җәрәхәтләгән

Русия туристлары 23 яшьлек Маргарита, 32 яшьлек Татьяна һәм тагын бер ханым (аның турында мәгълүматлар хәбәр ителми) отельдә тавыш -гауга чыгарган, кыланмышлары белән барлык ял итүчеләрне шаккатырган.Бу вакыйга, алар Төркиягә килеп, отельгә урнашканда ук теркәлгән. Турист ханымнарның берсенең аяк табаны авырткан, ахирәтләр отель табибы янына өчәүләп кергән. Шәфкать туташы аларга табиб бүлмәсенә кергәндә медицина битлеге кияргә кушкан. Бу таләп ханымнарны чыгырыннан чыгарган. Алар шәфкать туташына начар сүзләр яудырган, ул гына да түгел, берсе, аягындагы башмагын салып, шәфкать туташының йөзенә суккан.Табиб шунда ук полиция чакырткан. Шәфкать туташы тәртипсез туристларга карата шикаять язган. Аның күзе җәрәхәтләнүе билгеле. Ял итәргә дип килгән хатын-кызлар кулга алынган. Аларның исерек булуы да ачыкланган.Фото: trend.azЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/T-rkiyag-yalga-kitep-r-sh-tk-artina-el-kk-nn-r-457280/