Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
21 сентябрь 2020, 14:43

Агачлар машиналар өстенә ауган

Кичә Уфада көчле җил котыру сәбәпле берничә урында агачлар ауган

Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Орджоникидзе, Ленин, Октябрьский һәм Совет районнарында 6 шундый вакыйга теркәлгән.
Агач ботаклары сынып төшү нәтиҗәсендә ике машина зыян күргән, ике очракта агачлар электр линияләренә ауган."Дубки" скверында һәм Тынычлык урамында агачлар тротуарга сынып төшкән.
"Кешеләрдән каза күрүче юк, электр линияләрендә аварияләр теркәлмәгән", - дип аңлаталар идарәдә.Шәһәр хезмәтләре агачларны кискән һәм вакыйга урыннарын җыештырган. Өзелгән электр линияләрен тергезү эшләре бүгенгә, 21 сентябрьгә, билгеләнгән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/agachlar-synyp-mashinalar-sten-augan/
Читайте нас: