Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
24 сентябрь 2020, 16:22

Кыргызлар туган якларына кайта

Бүген Башкортстанның 5 муниципалитетында вакытлыча урнаштыру пунктларында булган Кыргызстан Республикасы гражданнары өчен транзит коридоры оештырылды

Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров билгеләп үтүенчә, «Кыргызстанның 296 гражданы булган 6 автобуслы колонна Оренбург өлкәсе белән административ чикне 6 сәгать 20 минутта узды һәм Казахстан чигенә юнәлде. “Сагарчин” чик буе үткәрү пунктына бүген Кумертау шәһәреннән дәүләт комитеты рәисе урынбасары Мурат Задин җибәрелде. Ул Башкортстан территориясеннән чираттагы колоннаны озату вакытын контрольдә тотачак. Бу чик буенда автобусларның озын чиратларын булдырмас өчен эшләнгән....”
Бүген көн дәвамында Кыргызстанның 1700 гражданын Казахстан чикләренә кадәр озату планлаштырылган.
Алар барысы да Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан «заработкалар»дан соң туган якларына әйләнеп кайтучылар. Кайткан вакытта алар өчен юллар ябылган, коронавирус пандемиясе аркасында Казахстан чик буе постлары аша чыгуны чикләде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров кушуы буенча Кыргызстаннан килгән гражданнар өчен вакытлыча урнаштыру пунктлары, кайнар ризык, медицина күзәтүе һәм саклау оештырылды.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Kirgizlar-tugan-yaklarina-yullandi-469485/
Читайте нас: