Аңа 35 яшь булган. Бу хакта телеканалда хәбәр иттеләр.
"2 октябрьдә төнлә безнең коллегабыз, талантлы журналист, телевизион хәбәрчебез Галина Заводникова вафат булды. Премьера спектакльләреннән репортажлар, сәхнә йолдызлары белән әңгәмә — ул һәрвакыт тормыш кайнаган һәм тарихи вакыйгалар булган җирдә булырга теләде", - дип яза аның хезмәттәшләре.
Телеканал хәбәрендә Галина үз эшен чын күңелдән яраткан, дип билгеләп үтелә. Белеме буенча тарихчы булуына карамастан, ул телевидение кешесе иде.Фото: Горобзор. ру сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yash-gurnalist-lg-n-481301/