Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
9 декабрь 2020, 14:02

Күп балалы хатын һәм аның ике улы һәлак булган

31 һәм 35 яшьлек ике ир-ат әниләре белән бергә яшәгән

8 декабрьдә Башкортстанның Баймак районында коточкыч янгын була. Ишморза авылы советы рәисе Крестьян урамында бер йорт януын күреп ала. Ул коткаручыларга хәбәр итә. Янгында өч кеше һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе белешмәсе буенча, 56 яшьлек хатын, аның 31 һәм 35 яшьлек ике улы янып үлә.
«Янгында бер гаилә үлеп бетте: ике олы ир-ат һәм аларның анасы. Алар бернинди хисапта да тормый, кайчакта алкоголь кулланалар иде. Бәлки, бу юлы да… Әтиләре инде күптән алар белән яшәми дип беләм. Алар төтенгә буылып үлгәндер инде, өйдән чыга алмаганнардыр. Ир-атлар вахта ысулы белән эшли иде, әниләре белән бергә яшәделәр. Аларның аерым гаиләләре булмаган, бугай. Мәрхүмә хатынның тагын бер улы бар — соңгы вакытта ул малай әбисендә яши иде», — дип сөйләгән районда гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре секторы җитәкчесе Йомабай Ягъфәров.
Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан, дип фаразлыйлар.
Сентябрьдә бу өйгә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куйганнар. Фаҗига сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә бу хәбәрдә.
Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/09-12-2020/t-teng-buylyp-lg-nn-rder-bashkortstanda-k-p-balaly-hatyn-m-any-ike-uly-lak-5791149
Читайте нас: