Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
14 декабрь 2020, 14:25

Ак битлек кигән ир-ат урамда үзе генә йөрүче балаларны эзәрлекли

Күпләр бу хәбәрне фейк дип кабул итсә дә, шикле ир-ат турында хәбәр полициядә теркәлгән

Башкортстанның Салават шәһәрендә ак битлек кигән ир-ат балаларны куркытып йөри. Бу турыда мессенджерларда язалар. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.
Интернетта таралган хәбәрдә әйтелгәнчә, таныш булмаган ир-ат 4 нче мәктәптә укый торган бала янына килгән һәм аны өенә кадәр озата барган. Ул баладан «Кая барасың? Өйдә кем көтә сине? Телефоның бармы?» — дип сораган.
Малайны подъез янында туганы каршы алган, ул таныш булмаган ир-ат белән сөйләшергә теләгән, ни кирәк булуын сораган. Тик билгесез ир-ат бер сүз дәшмичә китеп барган. Малайның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Зинһар өчен, балаларыгыз белән сөйләшегез, алар урамда чит кешеләр белән аралашмасын», диелә хәбәрдә.
Якынча белешмә буенча, бу — озын буйлы, 50 яшьләр тирәсендәге ир-ат, кара куртка, караңгы-зәңгәр чалбар һәм ак битлек кигән. Аңа охшаган кешене видеокүзәтү камерасы объективлары да төшереп алган. Ул чакта бу ир-ат кыскарак буйлы хатын-кыз яки үсмер артыннан бара.
Күпләр бу хәбәрне фейк дип кабул итә. «Башинформ» агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, чыннан да Салават шәһәрендә шикле ир-ат турында бер хәбәр теркәгән. Аны тикшерүчеләр өйрәнә, диелә бу хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/14-12-2020/bashkortstanda-ak-bitlek-kig-n-ir-at-uramda-ze-gen-y-r-che-balalarny-ez-rlekli-5792200
Читайте нас: