Караиделдә 19 яшьлек егет өч катлы кибет түбәсенә менеп утырган. Бу тирәгә полиция һәм ике ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Егет тиз-тиз генә кибет янындагы тәртип сакчылары белән сөйләшкән. Боларның барысын да бер шаһит видеога төшергән.
- Әнигә шалтыратыгыз, диде, шул гына, - ди шаһит.
Бераздан егетнең әнисе килгән һәм егет түбәдән төшкән. Ул ни өчен бу адымга барган, тикшерү ачыклаячак.
Фото: Уфа1.ру