Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
15 декабрь 2020, 11:12

Уфада танылган галим фаҗигале рәвештә һәлак булган

Вил Өметбаев нефть скважиналарында эшләү ысулларын өйрәнгән

Уфада 83 яшьлек академик Вил Өметбаевны машина таптаган. Галим дәваханәдә вафат була. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.
Биредәге ЮХХДИ белешмәсе буенча, 11 декабрьдә көндезге уникеләр тирәсендә «Хендай» машинасы җәяүлене бәрдерә. Ир-ат ярамаган урыннан юл аша чыгып барган була.
Өлкән яшьтәге галим имгәнә, аны дәваханәгә алып китәләр. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
Вил Өметбаев бөтен гомерен фәнгә багышлаган. Ул нефть скважиналарында ремонт-изоляция эшләре технологиясен һәм ысулларын өйрәнгән. Ул скважиналарның геология-техник халәтен тикшерү һәм аларны кабат эшләтү ысулларын уйлап тапкан.
Академик хезмәт юлын гади бораулаучыдан башлап, академик дәрәҗәсенә җиткән, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/14-12-2020/ufada-tanylgan-galim-fa-igale-lak-bulgan-5792614
Читайте нас: