Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
18 декабрь 2020, 18:50

Дуслык хакы - алтын чылбыр

Уфада яшәүче ике яшь хатынның дуслыгына шушы затлы бизәнгеч чик куйган. Берсе закон алдында җавап бирәчәк...

Уфада яшәүче 59 яшьлек хатынны ахирәте талаган. Җинаятьче аның кыйммәтле алтын чылбырын урлаган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Оперативниклар шикләнелүчене тиз тоткарлаган. Ул 36 яшьлек Уфа кызы булып чыга. Ул үз гаебен таный. Хатын урланган зәркән бизәген ломбардка тапшыруын сөйләп бирә, кергән акчаларны шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, фатир хуҗабикәсенең танышы белән бергә хәмер эчүе ачыкланган. Уңайлы мизгел табып, ахирәте шкатулкадан алтын чылбырны ала, ә аннары хуҗабикә белән саубуллашып чыгып китә. Әлеге хәл ачыклангач, хуҗабикә полициягә мөрәҗәгать иткән.
Шикләнелүчегә карата тәртип сакчылары "Урлау" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Duslik-haki-altin-chilbir-593020/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: bash.news.
Читайте нас: