Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
18 декабрь 2020, 15:10

Уфада трослы юллар булачак

Уфада шәһәрнең 450 еллыгына 3 туристик һәм 6 транспорт канат юлы төзеләчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров күчмә киңәшмә барышында.

Юллар ике типтагы — туристик һәм транспорт булачак, дип хәл ителде. Фуникулерлар Агыйдел елгасы ярыннан өч юнәлештә: Салават Юлаев һәйкәленә, Ленин урамы чатына һәм Салават Юлаев бакчасына кадәр барачак.
Бер канатлы транспорт юлы үзәкне Дим районы белән тоташтырачак: 35нче лицейдан киләчәктә булачак Фәнни-мәгариф үзәге кампусына кадәр. Икенче линия Уфаның тау өлешеннән (К. Маркс урамы һәм Г. Ибраһимов бульварлары янында) тимер юл вокзалы аша Затонга кадәр узачак. Өченчесе - Гафури исемендәге парктан Агыйдел аръягына кадәр.
Коммунистик урамны Миловка һәм Романовка авыллары янындагы зона белән, Инорс һәм Сипайлово бистәләрен тагын ике канатлы юл тоташтырачак. Өченче линия төзелеп килүче Көнчыгыш чыгу юлы буенда узачак.
"Бу алым бик перспективалы һәм, беренче чиратта, чагыштырмача зур булмаган финанс хисабына без шәһәрнең транспорт инфраструктурасын сизелерлек яхшырта алачакбыз", — диде Андрей Назаров.
Проектны эшләү белән Швейцариянең «Бартолет Машиненбау АГ» компаниясе шөгыльләнәчәк, ул элек Мәскәүдәге Воробьев тауларында канат юлын төзегән. Ике ел эчендә ул 3 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән. Компания эшләгән дәвердә 1,5 меңнән артык катлаулы проектны гамәлгә ашырган.
Уфага нигез салынуның 450 еллыгы 2024 елда билгеләп үтеләчәк. 30 ноябрьдә Русия Президенты, әлеге вакыйгага федераль статус биреп, боерыкка кул куйды. «Моның белән без Уфаны, шул исәптән федераль үзәк ярдәме, шәһәрне заманчалаштыру, аңа яңа сулыш өрү өчен уникаль мөмкинлек алабыз», — дип шәрехләде ул вакытта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкарылачак эшләр республикада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ufada-trosli-yullar-bulachak-597059/
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: