Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
21 декабрь 2020, 18:19

Танылган ике ялгыз “йолдызлы” парлашкан

25 яшьлек актриса Лиза Арзамасова һәм 47 яшьлек фигурист Илья Авербухның өйләнүе мәгълүм булды.

Алар бу тантаналы минутлары турында язма белән Инстаграмда бүлешә.
“Йолдызлы” парны Екатерина Стриженова, Зара, Аделина Сотникова, Алексей Яһудин, Нино Нинидзе һ.б. билгеле кешеләр котлый.
Арзамасова белән Авербухның якыннан аралашуы турында быел җәй белеп алганнар. Сентябрь ахырында алар беренче тапкыр халык арасына бергә чыкканнар.
Илья Авербухның беренче никахы түгел. 1995-2007 елларда ул үзенең партнершасы Ирина Лобачева белән никахта булган. Уналты яшьлек уллары бар. Ни әйтәсең, яшәсеннәр. Яшь аермасын исәпкә алып: “Картайма әле, Илья, картайма әле”, - дияргә генә кала...
Фото: paparazzi.ru
betonmobile.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Monisi--algan--tegese--bargan-600395/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: