Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
27 декабрь 2020, 21:53

Юлларда сак булыгыз!

Бүген Авыргазы районында Толбазы авылының Р-240 трассасының 84нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды

Авыргазы районында зур автоһәлакәт теркәлде.
Бүген Авыргазы районында Толбазы авылының Р-240 трассасының 84нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды, анда 9 автотранспорт чарасы, шул исәптән 2 йөк автомобиле бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән, алар Толбазы үзәк дәваханәсенә җибәрелгән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Юл-транспорт һәлакәте урынында Уфа шәһәренә таба хәрәкәт беренче полоса буенча оештырылган. Шулай ук әлеге участокта тагын берничә юл вакыйгасы булган. Машина йөртүчеләрнең руль артында үтә игътибарлы һәм уяу булуын сорыйбыз. Бүгенге көнгә 22 сәгатькә кадәр «Упрдор «Приуралье» акты нигезендә уңайсыз һава шартлары (буран, көчле кар яву һәм күз күреме чикләнү) аркасында пассажирлар автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк транспорты өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде. Юлны чистарту үткәрелә. Махсус техника эшли. Белгечләр юлда йөрүне мөмкин кадәр тыярга чакыра.
Фото: ru.sputnik.kg
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yullarda-sak-buligiz-611313/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350
Читайте нас: