Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
2 гыйнвар 2021, 16:59

Башкортстанда Яңа ел төнендә янгыннар...

Анда тәүлек эчендә биш кеше янып үлгән.

Аларда Уфа, Салават, Күгәрчен һәм Чишмә районнарында биш кеше һәлак булган. Һәлак булганнарның барысы да — 57 яшьтән 80 яшькә кадәр ирләр.
31 декабрьдә көндез Уфада Кремль урамы буенча урнашкан күпфатирлы йортта бер бүлмәле фатир янган. Янгын сүндерелгән, 10 кеше коткарылган. Янгын сүндерү барышында 1960 елда туган ир-атның гәүдәсе табылган.
31 декабрьдә көндез Чишмә районының Сабурово авылында төзелеш вагонында чыккан янгында 57 яшьлек ир һәлак булган.
31 декабрьдә кичен Күгәрчен районының Бикбулат авылында торак йортта янгын чыккан. Аны сүндерү барышында 1940 елда туган ирнең гәүдәсе табылган.
1 гыйнварда 03: 44 сәгатьтә Салават шәһәренең Октябрь урамындагы күпфатирлы йорттагы фатирларның берсендә янгын турында хәбәр килә. Янгын чыгу зонасыннан 10 кеше коткарыла һәм 5 кеше эвакуацияләнә. Кызганычка каршы, 56 яшьлек ир һәлак булган.
1 гыйнварда Чишмә районының Чишмә бистәсендә Ленин урамы буенча шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә, 77 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, ул дәваханәгә озатылган. 62 яшьлек ир һәлак булган.
Янгыннарның сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/budni/Ya-a-el-t-nend-yanginnar-d-rl-de-617921/?utm_source=vk&utm_
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: