Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
19 гыйнвар 2021, 11:27

Каргизәр астында калган

.

Башкортстанда бер бизнесменның үле гәүдәсен тапканнар, ул каргизәрдә йөрергә киткән һәм югалган. Эзләүләр берничә сәгать дәвам иткән.
Шимбә көнне Уфада шәхси бер фирманың директоры Чишмә районына үзенең урынбасарына кунакка килгән. Кич белән, мәҗлестән соң, ул кар мотоциклында йөрергә чыгып китә. Кичке сәгать унда да кайтмагач, аның дуслары борчыла башлый һәм югалу турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.
Урынга Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары чыга. Алар Бочкарёво авылы янындагы Дим елгасыннан ерак түгел каргизәр тапканнар. Ул ауган, ә аның астында югалган ир-атның гәүдәсе табылган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/Kargiz-r-astinda-tapkannar-638167/?utm_sour
Фото: ufatime.ru
Читайте нас: