Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
23 гыйнвар 2021, 15:32

Башкортстанда авариядә бер гаилә һәлак булган

.

Башкортстанда авариядә ике бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булган
Әни кеше идарә иткән машина фурага бәрелә.

22 гыйнварда иртәнге якта М-5 Самара-Уфа-Чиләбе юлының 1483нче километрында авария була. Volkswagen Polo җиңел машинасы һәм Mercedes йөк машинасы кара-каршы бәрелешә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Җиңел машинада барган дүрт кеше һәлак була. Якынча версия буенча, бу машина белән Самарада яшәүче 28 яшьлек хатын идарә итә. Салонда аның 34 яшьлек ире, 7 яшьлек улы, 9 яшьлек кызы була. Алар дүртесе дә
үлә.
Йөк машинасын йөртүче ир-ат авария турында полициягә хәбәр итә.
«Мин Шакшада товар төядем, Белорет ягына таба бардым, М-5 трассасына чыгып, Мәскәү ягына таба хәрәкәт иттем. Үз ягымнан бардым, тыныч кына, минем якта машиналар юк иде. Каршыга ике-өч машина очрады. Алар минем белән тигезләшкәч, арттарак бара торган өченче машина минем каршыга килеп чыкты, ара бик аз иде. Әлбәттә, мин тормозга бастым, ләкин файдасы булмады инде. Машина очып килмәде, ул кисәк кенә каршыга чыкты», — дип сөйли фура йөртүчесе.
Аның сүзләренчә, бу вакытта кар яуган, юлда бозлавык һәм юеш булган.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/22-01-2021/bashkortstanda-avariyad-ike-bala-m-alarny-ti-nise-lak-bulgan-5801022
Читайте нас: