Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
26 гыйнвар 2021, 13:08

Эшкуарлар өчен онлайн-семинар үтәчәк

..

28 гыйнварда Уфада "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт сатып алулары өлкәсендә эш белән шөгыльләнүче эшкуарлар өчен бушлай онлайн-семинар булачак. Бу хакта БРның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "Семинарда тәҗрибәле эшкуарлар да, яңа гына үз эшләрен башлаучылар да актуаль булган сатып алуларны гамәлгә ашыру практикасы мәсьәләләре буенча тулы җаваплар алачаклар",-дип ассызыклады ведомствоның матбугат секретаре Илгизәр Саньяров. Моннан тыш, онлайн-семинарда Башкортстанның үзмәшгульлек предприятиеләре, кече һәм урта бизнес предприятиеләренең эре корпорацияләр сатып алуларында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Eshkuarlar-chen-onlayn-seminar-t-ch-k-648491/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B8%20%D0%BE%D0%BD%D0%BB%D0%B0%D0%B9%D0%BD%20%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%B8%D0%BD%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2&stype=image&lr=20680&source=wiz&p=5&pos=200&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Frkpc.ru%2Fmultimedia%2Ffoto%2F10164624012017.JPG
Читайте нас: