Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
10 март 2021, 16:03

Балаларны янгыннан коткарган

.

Кырмыскалы районының Константиновка авылында фельдшер Анастасия Шапошникова, ким дигәндә, өч бала өчен Геройга әйләнгән.
9 март көнне медик Комаров урамындагы йорт яныннан барганда янгын хәбәрческнең тавышын ишетә. Тәрәзәдән төтен чыккан була. Хатын аның яныннан узып китми һәм тәрәзәдән үрелеп карап, җиде, дүрт һәм өч яшьлек өч баланы күреп ала.
«Ул шунда ук өйгә тәрәзә аша кереп, балаларны урамга чыгара. Балаларның берсе гарип. Йортта янгын чыккан вакытта өлкәннәрдән беркем дә булмый. Балаларның әнисе - күрше йортта, ә сеңлесе белән өлкән абыйсы мәктәптә булган», - дип хәбәр итә «Кармаскалинская новь» басмасы.
Әйтергә кирәк, янгынны фельдшер кул астындагы чаралар белән сүндерә алган. Тик «Күпбалалы гаилә» программасы буенча йортта урнаштырылган янгын хәбәрчесе булмаса, барысы да күңелсез тәмамланырга мөмкин иде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/ch-ba
Фото: башинформ
Читайте нас: