Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
19 март 2021, 15:54

Рөстәм Асаевка Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде

.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев Башкортстанның Благовар районындагы Былышлы авылында туган.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рөстәм Асаевка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Казан филармониясенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. 2021 елның 15 мартында бирелгән таныклыкны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.
Рөстәм Асаев Башкортстанның Благовар районындагы Былышлы авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлеген тәмамлап, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән.
Ул хәзерге вакытта Казан шәһәр филармониясе солисты. Бас тавышлы җырчы. Операда җырлау мөмкинлекләре булган эстрада җырчысы. Гөлназ Асаеваның әтисе. «Интерат» сайтына интервьюда «Булган тавышымның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам», дип сөйләгән иде.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/showtime/19-03-2021/r-st-m-asaevka-bashkortstanny-atkazangan-artisty-iseme-birelde-5813760
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%A0%D1%83%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BC%D0%B0%20%D0%90%D1%81%D0%B0%D0%B5%D0%B2%D0%B0&stype=image&lr=101166&source=wiz&p=1&pos=51&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fbars-media.ru%2Fupload%2Fmedialibrary%2Fc57%2Fngrhqxyzgfur%2520iosjtklxzi.jpg
Читайте нас: