Барлык яңалыклар
Яңалык
10 декабрь 2018, 10:51

Туган телгә мәхәббәт - китаплар аша

Казан шәһәреннән районга 1300 яңа китап килде.

Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Замера Хөсәенова татар әдәбияты фондын тулыландыруда ярдәм итүләрен сорап Бөтендөнья татарлар конгрессына хат яза. Фонд искергән һәм күптән инде яңартылмаган булган. Мәсәлән, китапханәдә Муса Җәлилнең үткән гасырның ахырында ук бастырылган шигырьләр җыентыгы саклана... Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров районның баш китапханәчесе мөрәҗәгатенә шунда ук җавап бирә. Ул авылларда яшәүчеләр өчен 1300 данә китап бүлә. Казаннан Талбазыга махсус рейс белән аларны баш референт Илдар Мингәрәев китерә. Кыйммәтле йөкне төсле буяулар белән бизәлгән „Мерседес” микроавтобусы алып килә, әйткәндәй, Татарстанның танылган артистлары аның белән еш гастрольгә йөри.
Милли коллекциягә тарихи җыентыклар, энциклопедик һәм милли басмалар, шигърият антологиясе, сүзлекләр кергән, алар туган тел укытучылары өчен уку әсбапларына яхшы өстәмә булып торачак. Матур әдәбиятны яратучыларны классикларның һәм хәзерге заман шагыйрьләренең, язучыларының поэтик һәм прозаик әсәрләре җәлеп итә ала. Балалар әдәбияты да жанрларның күптөрлелеге белән шатландыра. Кечкенәләр өчен матур әкиятләр, хикәяләр, легендалар да бар. Г.Ибраһимовның иҗатына багышланган күргәзмә „Казак кызы” романының яңа басмасы белән тулыланган. Бу китаплар коллекциясе белән беренче тапкыр Аналар көнендә таныштырдылар. Авыргазылылар яңалыклар белән районның бөтен китапханәләрендә таныша ала.
Беренче 124 китапны мәгариф бүлеге алган. Алар районның бөтен мәктәпләренә бүленәчәк.
Казан кунаклары район үзәгеннән яхшы кәеф, Башкортстан күчтәнәчләре һәм район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисовның култамгасы куелган Рәхмәт хаты белән кайтып киткән. Шагыйрь һәм „Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Акбашев үзенең 40 данә „Учларымда учларың” китабын кунакларга бүләк иткән. Хәзер алар башка илдә яки Русия төбәгендә яшәүченең - үзе кебек татар әдәбиятын ихтирам итүченең кулына эләгергә мөмкин.
Туган телдәге әсәрләр безнең сүзлек запасын баетып кына калмый, шулай ук буыннар бәйләнешен, аларның тойгыларын, фикерләрен, кичерешләрен өйрәнә. Замера Гыйндулла кызының сүзләре буенча, бүген урындагы фондта чуваш, мордва, украин телендәге басмалар җитешми. Китапханә хезмәткәрләре аларны арттыру мөмкинлекләрен эзли.
Читайте нас: