Барлык яңалыклар
Яңалык
25 март 2019, 11:54

Кемнәр ике пенсиягә хокуклы

Русия Пенсия фондында икеләтә пенсия алырга хокуклы булучыларны ачыклаганнар.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында яки аның нәтиҗәләрен бетерү эшләренә бәйле нур авыруы алган яки кичергән кешеләр бер үк вакытта ике пенсия алырга мөмкин.
Бу исемлеккә, шулай ук, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби яралану аркасында инвалид булганнар, хәрби хезмәт үткән вакытта вафат булганнарның ата-аналары һәм тол хатыннары да керә. «Ленинград блокадасын кичерүче» билгесе белән бүләкләнгән кешеләр дә икеләтә пенсиягә хокуклы.
https://kiziltan.ru/news/20189-kemnr-ike-pensiyag-hokukly.html
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: