Барлык яңалыклар
Яңалык
5 апрель 2019, 12:27

Санлы телевидение карыйбыз

Авыргазылыларга санлы телевидениега күчүдә волонтерлар ярдәм итә.

Быел кышын авыргазылылар телевизорларын санлы сигналны кабул итүгә көйләп, 20 бушлай каналны карау мөмкинлеге алды. Ләкин барлык авыл кешеләре дә бу эшләрне үзләре генә булдыра алмый. Ә кемдер Башкортстанда ике айдан соң аналог телевидениесенең тапшырулары туктатылачагын бөтенләй белми дә.
Күппрофильле колледж студентлары авыргазылыларга ярдәмгә килә. Махсус өйрәтелгән волонтерлар укудан бушаган вакытта кешеләргә яңалыкны җиткерә.
- Без бу эшкә барлыгы 37 волонтер җәлеп иттек. Аларның һәрберсе методик инструктаж үтте. Талбазы авылының сәүдә үзәкләрендә студентлар катнашлыгында берничә тапкыр демонстрацион акцияләр узды. Анда телевизорны яңадан ничек көйләргә өйрәттеләр. Район үзәгендә, авыл биләмәләрендә студентлар санлы сигналны кабул итү буенча күрсәтмәләр тарата һәм шулай ук ташламалы күчү мөмкинлеге белән таныштыра, - ди яшьләр эше буенча белгеч Лиана Шаганц.
"Санлы" телевидениега күчкәндә сораулар туса, 8-800-220-20-02 федераль "кайнар линия" телефонына шалтырата аласыз.
Читайте нас: