Барлык яңалыклар
Яңалык
27 июнь 2019, 17:31

Июльдән инвалид балалар тәрбияләгән өчен түләү арта

1 июльдән инвалид бала яки балачактан беренче группа инвалид тәрбияләүче ата-анага (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) ай саен бирелүче түләү 5500 сумнан 10 000 сумга кадәр артачак.

Башкортстан Республикасында ул 11500 сум тәшкил итәчәк.
Яңадан исәпләү өчен гариза бирергә кирәкми. Июльдә яңача арткан күләмдәге түләүне районда барлыгы 125 ата-ана һәм опекун алачак.
Тәрбияләү буенча айлык түләү эшләмәгән, эшкә сәләтле ата-ананың(уллыкка алучының) яки опекунның берсенә (попечительгә) һәр инвалид бала өчен барлык тәрбияләү чорына билгеләнә. Тәрбияләү чоры страховкалау стажына кертелә һәм һәр елга 1,8 пенсия баллы исәпләнә.
Айлык түләү инвалид бала яки балачактан I төркем тәрбияләүче башка кешеләргә дә билгеләнергә мөмкин. Бу очракта түләүнең күләме 1380 сум тәшкил итә.
Г.ХӨСНЕТДИНОВА,
Пенсия фондының Авыргазы районы буенча идарәсе.
Читайте нас: