Барлык яңалыклар
Яңалык
2 июль 2019, 12:54

Балалар бакчасына түләүгә компенсация

Башкортстанда балалар бакчасы өчен түләүгә компенсацияне,кеременә карамый, бар гаиләләр дә алачак.

Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары тиешле законга кул куйды. Ул Республика Башлыгына кул куюга җибәрелде. Ул 2020 елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Әле бу компенсацияне уртача айлык кереме яшәү минимумының күләме бер ярым нан артмаган гаиләләр генә ала.
- Без бу ярдәмне, кеременә карамый, бар гаиләләр дә алырга тиеш дип уйлыйбыз, - дип аңлатма бирде Корылтай рәисе Константин Толкачев.
- Компенсациянең күләме балалар бакчасына йөргән балалар санына бәйле булачак. Беренче балага –уртача түләүнең 20%, икенчесенә – 50%, аннан соңгыларына - 70%.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.

Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: