Барлык яңалыклар
Яңалык
5 август 2019, 22:17

Яшең җиттмәсә - кредит бирмиләр

Аны 25 яшькә җиткәннәр генә алачак.

Аннан яшьрәк русиялеләргә кредитларны укуга һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк.
Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Депутат фикеренчә, яшь русиялеләр кредитларны иң кирәкле булмаган максатларга — чит илдә ял итү, модалы гаджетлар, кыйммәт автомобильләр сатып алу өчен файдалана. Бу кулланучылар кредитының беренче максатларына туры килми.
Тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финанс сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш, дип уйлый депутат.
https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fkiziltan.rbsmi.ru%2Farticles%2Fobchestvo%2F25-yashe-tulmagannarga-kredit-birm-yach-kl-r%2F&post=-32350601_29010&cc_key=
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: