Барлык яңалыклар
Яңалык
16 август 2019, 12:25

Благовещен шәһәрендә “Полиэф” акционерлар җәмгыятендә терефталь кислотасы җитештерү цехлары үзгәртеп корылды

Шушы көннәрдә СИБУР холдингына кергән “Полиэф” акционерлар җәмгыятендә терефталь кислотасы җитештерү цехларында үзгәртеп кору тәмамланды.

Шушы көннәрдә СИБУР холдингына кергән “Полиэф” акционерлар җәмгыятендә терефтал кислотасы җитештерү цехлары үзгәртеп кору тәмамланды. Яңарту нәтиҗәсендә җитештерү куәте 272 мең тоннадан 350 мең тоннага кадәр артты. Полиэф -бүген Русиядә бердәнбер терефтал кислотасы җитештерүче. Ул дөньяда киң кулланылган полимер – полиэтилентерефталат(ПЭТ) эшләүдә төп чимал. ПЭТтан пластик шешәләр, синтетик тукыма, төрү материаллары, шулай ук медицинада кулланылган кирәк-ярак эшләп чыгаралар.
Проектны тормышка ашыруга 6миллион сумнан артык акча тотынылган, шул исәптән 1 миллион сумлык кредит акчасын Моношәһәрләрне үстерү фонды бүлгән.
Аны ачу тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русия Федерациясенең энергетика минитры урынбасары Павел Сорокин, “СИБУР-Холдинг” ачык акционерлар җәмгыятенең идарә рәисе Дмитрий Конов, партнер компанияләр һәм подрядчы оешмалар җитәкчеләре катнашты.
- ...Бу бик кирәкле чимал, ул җиңел сәнәгатьтә актив кулланыла. Полиэф – безнең горурлык, Благовещен шәһәренең төп предприятие, монда күбрәк урындагы халык эшли. Без бик шат. Мондый вакыйгалар кабатланып торсын...” – диде төбәк җитәкчесе.
http://www.bashinform.ru/news/1340747-v-bashkirii-na-ao-polief-zavershena-rekonstruktsiya-proizvodstva-tereftalevoy-kisloty/
Читайте нас: