Барлык яңалыклар
Яңалык
29 август 2019, 00:33

Республикада водительләргә яңа код белән дәүләт номерлары бирә башладылар

Башкортостанда Дәүләт автоинспекциясенең кайбер теркәү бүлекчәләрендә төбәкнең яңа коды (702) белән дәүләт номерлары бирә башладылар.

Башкортостанда Дәүләт автоинспекциясенең кайбер теркәү бүлекчәләрендә төбәкнең яңа коды (702) белән дәүләт номерлары бирә башладылар. Бу хакта республика ведомствосы башлыгы Динар Гыйльметдинов «Фейсбук»тагы үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.
«Бу планга ярашлы башкарылды, чөнки элекке 102-че серия бетеп килә. Тиздән республиканың барлык теркәү бүлекчәләрендә яңа код белән дәүләт номерлары бирелә башлый», — дип аңлатты Башкортостан Республикасының баш автоинспекторы.
http://www.bashinform.ru/ bash/1345869/
Фото: Динар Ғилметдинов
Читайте нас: