Барлык яңалыклар
Яңалык
16 сентябрь 2019, 17:19

Ана капиталы күпме булыр?

2020 елда ана капиталы 3,8 процентка индексацияләнәк һәм 466,6 мең сум булачак.

. Бу турыда Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Пенсия фонды бюджетында ана капиталы программасын гомуми финанслау өчен акча каралган. “2020 елның 1 гыйнварыннан индексацияләү өчен 325 миллиард сумга якын бүлеп бирелә”, - дигән Голикова.
Сертификатларның күләме дә, өлешчә сарыф ителгән сертификатлар буенча калган акчалар да индексацияләнәчәк.
Ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк. Индексация күләме Россия икътисадына бәйле булачак.
: https://intertat.tatar/copayjavap/kil-se-elga-ana-kapitaly-nich-sum-bula/
Читайте нас: