Барлык яңалыклар
Яңалык
16 сентябрь 2019, 18:19

Гражданнарның тагын ике категориясе санлы телевидениегә күчүдә ярдәм алачак

Аларга өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатларында яшәүче пенсионерлар һәм яшерен субтитрлы телетапшырулар караучы начар ишетүчеләр керә.

Санлы телевидение сигналларын кабул итү зонасында яшәүчеләргә телевизорга куя торган приставкалар алу өчен бер мең сумга кадәр компенсация каралган. Аны алу өчен кирәкле документларны Республиканың халык-ка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә җибәрергә кирәк. Ә кабул итү зонасыннан читтә яшәүчеләр «Спутниктелеком» акционерлар җәмгыятеннән юлдаш тәлинкәләрен сатып алып куя. Гражданнарга гаризаларын һәм документларын җыюда урындагы власть органнары булыша.
Хәтерегезгә төшерәбез, Радий Хәбировның боерыгы белән агымдагы елның гыйнвар аеннан бу ярдәмне пенсияләренә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерлар һәм балаларына ай саен пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләр ала.
Әлегә дәүләт исәбенә 5,4 мең юлдаш антеннасы куелган да инде. 1600 кеше санлы телеприставка алу өчен компенсация алган.
Дәүләт ярдәменә дәгъва итүчеләр гаризаларын 29 ноябрьгә кадәр тапшырырга тиеш.
Л.Гасимова.
Читайте нас: