Барлык яңалыклар
Яңалык
22 июль 2020, 17:24

Башкортстанда яшәүчеләр Русиядә ял иткән өчен 15 мең сум акча ала алачак

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин туристларның ил чикләрендә ял иткән өчен 15 мең сумга кадәр акча ала алачагын әйтте.

Әлеге сумма турлар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү сыйфатында тотылачак. Моның өчен 15 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
Ел азагына кадәр илдә ялны үткәрергә карар иткән Русиядә яшәүчеләр чыгымнарның өлешчә компенсациясен алырга мөмкин. Моның өчен Ростуризм тарафыннан тәкъдим ителгән төбәкләрнең берсенә юл тотарга кирәк.
- Туристларга акчаны кире кайтару суммасы турга карап, биштән унбиш мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу акчалар агымдагы ел азагына кадәр нәкъ менә Русия төбәкләрендә ял итәргә теләгән кешеләргә чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә тотылачак, аларның исемлеге Ростуризм тарафыннан төзелгән инде, - дип билгеләп үтте Михаил Мишустин, РФ премьер-министры.
Эпидемиологик хәл аркасында туризм катлаулы хәлдә калды. Әмма эчке туризмны, шулай ук экотуризмны үстерү өчен зур перспективалар бар. Әйтик, узган ел туристлык инфраструктурасын урнаштыру өчен сигез милли парк сайлап алынды.
Читайте нас: