Барлык яңалыклар
Яңалык
15 сентябрь 2020, 11:12

Алдагы елда пенсияләр күпмегә арта?

Әйбәт кенә сумма килеп чыкмакчы

Бу хакта ТАСС Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Картлык буенча пенсиянең уртача еллык күләме 2021 елда 17 443 сумга кадәр артачак. Эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләрен индексацияләү - 6,3, ә социаль пенсияләрнеке - 2,6 процент тәшкил итәчәк. Министрлык мәгълүматлары буенча, 2021 елда Пенсия фонды 43 миллион кешегә түләүне тәэмин итәчәк.
Хәзер, Русия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, картлык буенча эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсиясенең уртача күләме 16,5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләре 2020 елда - 6,6 процентка, 2019 елда 7,05 процентка индексацияләнде.
2022 елда индексация - 5,9 процент, ә 2023 елда 5,6 процент тәшкил итәчәк. 2023 елга пенсиянең уртача күләме 19 мең сумнан артып китәргә тиеш.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Kil-se-elda-pensiyal-r-k-pmeg-arta-454760/
Читайте нас: