Барлык яңалыклар
Яңалык
22 гыйнвар 2021, 14:54

Милли эш киеме нинди булырга тиеш?

.

Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең боерыгы бенән эшлекле чараларга кию өчөн стильләштерелгән башкорт эш киеме сүрәтләмәләрен раслады. Бу кагыйдә дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль чиновникларга, республиканың дәүләт органнары карамагындагы оешмалар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.
Республикада башкорт эш киеме буенча регламент әзерләнүе турында Радий Хәбиров былтыр сентябрьдә “Евразия йөрәге” халыкара сәнгәть фестивале барышында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина менән очрашуда белдергән иде.
Башкортстан Башлыгының боерыгында билгеләвенчә, ир-егет өчен стильләштерелгән башкорт эш киеменә утырма якалы, кыеш бортлы кәзәки, лампаслы яки классик чалбар, бер төстәге күлмәк, костюмның төсенә туры килгән классик аяк киеме керә. Моннан тыш, ирләр киемен камзул, чагу булмаган билбау, түбәтәй тулыландыруы ихтимал. Йөзек кияргә мөмкин.
Хатын-кызларның стильләштерелгән башкорт эш киеменә озын җиңле күлмәк, блузка, чагу булмаган итәк, пинжәк яки жилет, камзул, костюмга туры килгән аяк киеме керә. Гүзәл затлар шулай ук күзгә ташланып тормаган бизәнгечләр, челтәр, хәситә, муенса тага ала.
Ир-егетләрнең дә, хатын-кызның да эш киеме чагу бизәксез, бер төсле булырга тиеш. Аны ирекле стильдәге кием белән бергә кияргә ярамый.
Әйткәндәй, традицион башкорт киеменә моданы республика Башлыгы Радий Хәбиров кертте. Русия көненә багышланган бәйрәм чараларына ул башкорт яугирләренең традицион камзулына охшаш пинжәктә килгән иде. Бу киемне Уфа модельеры Радий Хәйруллин теккән.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/y-m-i-t/Milli-esh-keyeme-nind-y-bulir-a-teyesh-643445/
Фото: https://vk.com/gazetabashkortostan?z=photo-104965500_457285527%2Fwall-104965500_65221
https://vk.com/gazetabashkortostan?z=photo-104965500_457285527%2Fwall-104965500_65221.
Читайте нас: