Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
29 гыйнвар 2019, 14:44

Йолдызнамә

( 28 гыйнвар - 3 февраль)

КУЧКАР.

Һәр эшең зур игътибар һәм саклык таләп итәчәк. Яңа керем чыганаклары эзләү, эшчәнлек өлкәсен алыштыру өчен кулай вакыт. Мөһим карарга киләчәксең.


ҮГЕЗБОЗАУ.

Тормышың көтмәгән якка үзгәрергә мөмкин. Күңелеңә якын булмаган кеше белән очрашуың ихтимал. Акча мәсьәләсендә дә киеренкелек көтелә.


ИГЕЗӘКЛӘР.

Бу атнада сиңа көтелмәгән уңыш елмаер. Инде күптәннән омтылган максатыңа ирешәчәксең. Беркемнең дә сүзенә карамыйча,

үзеңә ничек кирәк - шулай эшлә.


КЫСЛА.

Югары урыннарда эшләмәсәң дә, бу атнада җитәкчелек итәргә туры киләчәк. Сүзеңә колак салачаклар, хезмәттәшләрең арасында абруең күтәреләчәк.


АРЫСЛАН.

Авызыңны үлчәп ач, ялгыш кына кемнеңдер серен чишүең яки кирәкмәгән сүзләр ычкындыруың бар. Йортка, гаиләгә кагылышлы планнарыңны тормышка ашыра башлау өчен кулай вакыт. Финанс хәлең тотрыклы.


КЫЗ.

Сине сюрприз көтә, шуңа күрә күз ачып йомган арада тәгаен карарга килү өчен әзер тор. Планнарың үзеңә бәйле булмаган хәлләр аркасында үзгәрергә мөмкин.


БИЗМӘН.

Алдыңа куелган бурычларны үти алачаксың, барлык киртәләрне дә күпләрне шаккатырырлык итеп ерып чыгачаксың. Эш урынын алыштыру турындагы ниятеңне никадәр озаккарак кичектерсәң, шулкадәр яхшырак.
ЧАЯН.

Эшеңдә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен шәхси элемтәләрне файдаланырга туры киләчәк. Барысы да яхшы булачак, абруең артачак, хәтта яңа вазыйфа тәкъдим итүләре мөмкин.
УКЧЫ.

Бу чорда хезмәт баскычыннан күтәрелергә дә, финанс проблемаларын хәл итәргә дә, үзеңә-үзең аяк чалырга да өлгерәчәксең. Бер генә киңәш: энәсеннән җебенә кадәр уйлап эш ит.


КӘҖӘМӨГЕЗ.

Күңел түрендә йөрткән кайбер хыялларыңа ирешәчәксең. Соңгы вакытта бик зур тырышлык, сабырлык күрсәткән булсаң, хәзер шуның нәтиҗәсеннән зур канәгатьлек кичерерсең.


СУКОЯР.

Яңа керем чыганаклары турында уйларга вакыт. Бу җәһәттән мөмкинлекләр зур, әмма күп эшләргә туры киләчәк. Тормышыңда, уй-фикерләреңдә ниндидер бер тотрыксызлык сизелер. Шулай да, ихтыяр көчеңне туплап, эшеңне яхшылап йомгакларсың.
БАЛЫК.

Каршылыклар чоры. Язмыш сине әле һаман да сыный. Эшеңдә четерекле

хәлләр килеп чыгуы, хезмәттәшләрең белән сүзгә килүең ихтимал.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: