Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
2 гыйнвар 2021, 20:45

Йолдызнамә

2021 елга йолдызнамәләр нәрсә вәгъдә итә?

Йолдызлар сезгә иң яшерен хыялларыгызны да тормышка ашырудан курыкмаска киңәш итә. Эш, сәламәтлек, шәхси тормыш – һәр өлкәдә сезне уңыш һәм бәхет сагалап торачак. Моның шулай икәненә сез ел башында ук үзегез дә инаначаксыз.
Кучкар (21 март-20 апрель)
Ел дәвамында нинди генә эшкә алынсалар да, артык көч һәм энергия сарыф итмичә, җиңел генә башкарып чыгуларына Кучкарларның үзләренең дә исе китәр. Гыйнвар ахырында Кучкарларның күптәнге хыялы тормышка ашар. Җитди проектларга алынучылар март аенда уңышка ирешер. Яз көне Кучкарларны саллы гына керем һәм җылы якларга сәяхәт көтә. Октябрьдә язмыш аларга күңелле сюрприз әзерли.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Йолдызлар Үгезбозауларга иң яшерен хыялларын да тормышка ашырудан курыкмаска киңәш итә. Эш, сәламәтлек, шәхси тормыш – һәр өлкәдә аларны уңыш һәм бәхет сагалап торачак. Үгезбозаулар моның шулай икәненә, ел башында ук, үзләре дә инаначак. Ел сөенечле вакыйгаларга бай булачак. Август аенда язмышларында хәлиткеч роль уйнаячак кеше белән танышачаклар.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Йолдызлар Игезәкләргә максатларга ирешү алымнарын үзгәртергә киңәш итә. 2021 елны белем алуга һәм тәҗрибә уртаклашуга багышласалар отарлар, ел ахырында аларны саллы тәкъдим көтә, моны шуңа әзерлек чоры дип кабул итсәләр дә була. Мартта финанс күтәрелеше көтелә. Апрель башлангычлар өчен яхшы булачак. Ел ыгы-зыгы һәм җитди борчуларсыз, тыныч узачак.
Кысла (22 июнь-22 июль)
2021 елда Кыслаларга эмоцияләргә бирелмичә, реаль максатлар куеп, аларны курыкмыйча тормышка ашырырга кирәк. Кешегә ярарга тырышып, үзегез турында онытып җибәрмәгез. Бу гадәтегезне бөтенләйгә иске елда калдырсагыз тагын да әйбәтрәк булыр. Яз –Кыслаларга һәр өлкәдә уңышлар китерәчәк. Җәй көне шәхси үсешкә өтәргеч бирәчәк вакыйга көтелә.
Арыслан (23 июль-23 август)
Йолдызлар Арысланнарга ел башыннан җиң сызганып эшкә керешергә киңәш итә. Уңышка ирешергә теләсәгез, нык кына тырышырга туры килер. Аның каравы, гыйнвар уртасында башлап җибәргән эшегезнең әҗерен март башында ук күрерсез. Арысланнар өчен - уңышлы ел, бизнес ачу, финанс проектлары башлап җибәрү, башка илләргә күчеп китү ихтималы зур.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызларга үткән тормышларына нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар корырга һәм ниһаять, акылга утырырга туры киләчәк. Ел яңа идеяләргә һәм башлангычларга бай булачак. Ялкауланмаска, яңа эшкә алынырга курыкмаска кирәк, шул очракта, акча мәсъәләсе үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Көзгә таба укуга ныклап тотыну да файдалы булачак. Яңа һөнәр үзләштерүче Кызлар үкенмәячәк.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үлчәүләр өчен шау-шулы, кызыклы вакыйгаларга бай ел көтелә. Йолдызлар яз көне Үлчәүләргә бер үк вакытта катнашучы да, күзәтүче дә булырга киңәш итә. Бу аларга хаталардан котылу мөмкинлеге бирәчәк. Февральдә карьерада зур үзгәрешләр көтелә. Үлчәүләр җитәкче вазыйфасына керешәчәк: кайберләре вакытлыча гына, ә кайберләре бик озакка.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Чаяннарны шәхси тормышта да, хезмәт урынында да үзгәрешләр көтә. Хезмәт һәм ялны дөрес чиратлаштыру аларга үзләрен тонуста тоту һәм финанс хәлен ныгыту мөмкинлеге бирәчәк. Ел сәяхәтләргә бай булачак, аларның күбесе эш белән бәйле булыр кебек. Җәй көне ялгыз Чаяннар үз насыйп ярларын табып, гаилә корачак.
Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь)
2021 елда Укчылар тормышларында тәртип урнаштырырга карар кылачак. Хатын-кыз Укчылар шәхси мөнәсәбәтләрнең эшкә караганда мөһимрәк булуын аңлаячак, ә менә ир-атлар киресенчә, эшкә күбрәк игътибар бирергә карар кылачаклар. Ничек кенә булмасын, Укчыларга Үгез елы бик күп куанычлар китерәчәк. Октябрь - елның иң табышлы ае булачак.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләр куелган максатларына бер тоткарлыксыз барачак. Аларга эчке киеренкелектән арынырга, эчке “көрәш”кә нокта куярга кирәк. Әгәр нәрсәдер барып чыкмаса, борынны төшермәскә, 180 градуска борылыш ясарга һәм вәзгыятькә иң туры килә торган ысулны табарга, яраклашырга өйрәнергә кирәк. Кәҗәмөгезләргә ел дәвамында зур күләмдә акчалар керәчәк, ләкин аларны җыярга түгел, ә эшкә юнәлдерсәләр яхшырак булыр.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
2021 елда Сукоярларны шәхси тормышларында җитди үзгәрешләр көтә. Ләкин йолдызлар артык ашыгырга киңәш итми. Әзерлек һәм планлаштыруга җитәрлек вакыт бирү мөһим. Җитди адымнар өчен иң яхшы вакыт - яз башы. Ел акча эшләү, мая туплау өчен уңай.
Балык (19 февраль- 20 март)
Февральдә Балыклар отышлы коммерция килешүләренә һәм зур күләмдәге акчалар вәгъдә итүче тәкъдимнәргә исәп тота ала. Ә җәй көне ял итү нисбәтендә бик күп кызыклы тәкъдимнәр булачак. Чит илләргә сәяхәтләр көтелә. Гомумән алганда, 2021 ел Балыклар өчен чагыштырмача тыныч, беркадәр медитатив рухта узачак.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/2021-elga-yoldyznamlr-nrs-vgd-it
Фото: kazanfirst.ru
Читайте нас: