Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2019, 08:40

Сәләтле балалар белән эштә яңалык кирәк

«Сәләтле балалар белән эштә яңалык кирәк” - ди республиканың мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин.

«Сәләтле балалар белән эштә яңалык кирәк” - ди республиканың мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин.

Республикада балаларның мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадаларында катнашуында авырлыклар туа.

“2018 елда 98 бала йомгаклау этабына үтте. Анда безнең балалар тик 29 призлы урын яулады,шулардан 2 җиңүче һәм 27 призер. Русия субъектлары белән чагыштырганда, бу канәгатьләнерлек түгел. Сәләтле балалар белән эшне яхшыртырга кирәк” – ди ведомство җитәкчесе.

Шул сәбәпле Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белем бирү өлкәсендә яңалык кертергә – Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге оештырырга - уйлый. Ул “социаль лифт” системасы буенча, якынча, сентябрьдә эшли башлаячак. Анда проект эшчәнлек алып барылачак, күчмә мәктәпләрдә, тренингларда, олимпиадаларда катнашу каралган. Уңышларга ирешкән укучыларга стипендияләр бирү планлаштырыла.

Айбулат Хаҗин сөләтле балаларга дәүләт ярдәме булачак диде. Олимпиадада җиңүчеләргә һәм аны әзерләүче укытучыга ел саен 60 мең сум, призерларга һәм аларның остазларына 30 мең сум акча биреләчәк.

Узган елда мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында лицей укучысы Алмаз Алимбәков призер булган иде.
Ул һәм аның остазы хәфефсезлек нигезләре укытучысы Рим Биктимеров акчалата премияләр алды.

Читайте нас: