Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2019, 13:31

Башкортстанда Бөтендөнья чисталык көне экология акциясе үтә

Башкортстанда Бөтендөнья чисталык көне экология акциясе үтә

Экологик күзаллауны популярлаштыру, өзлексез эклогия белем бирү системасын үстерү максатында Башкортстан Республикасының Экология һәм табигатьне файдалану министрлыгы Бөтендөнья чисталык көне #ЭШЛИБЕЗ2019 экология акциясен игълан итә. Анда150 артык ил катнаша. Ул 2019 елның 21 сентябрендә 10 сәгатьтә башлана.

Бөтендөнья чисталык көне #ЭШЛИБЕЗ2019 экология акциясе гражданнар проектының максаты табигатьне көнкүреш калдыкларыннан тазарту эшендә җәмәгать институтларын, бизнес-төркемчәләрне, муниципаль берәмлекләрне, дәүләт органнарын, киңкүләм мәгълүмат чараларын бер командага берләштерү.
Төп бурыч –тирә-як мохитне көнкүреш калдыкларыннан тазарту мәсьәләсенә зур игътибар бүлү һәм яңа тармак оештырып төбәк операторлары институтларын бу мәсьәләне хәл итүгә җәлеп итү. Проект калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртүне һәм ресурсларны контрольсез куллануны киметүгә юнәлтелгән.
Акция Башкортстанның 200 гражданын берләштерә һәм республиканың һәр торак пунктын җыештыруга булышлык итәчәк.
Читайте нас: