Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2019, 12:00

Яңа елда бюджетка өстәмә 10 миллиард сум бүлү планлаштырыла

Гомумән алганда, 2020 елда бюджет чыгымнары 226,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган, керемнәр 204,6 миллиард сум фаразлана.

Башкортстанда киләсе елга республика бюджетын 10 миллиард сумга арттыру мәсьәләсе хәл ителә. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары 19 декабрьдә пленар утырышта тиешле закон проектын караячак. Гомумән алганда, 2020 елда бюджет чыгымнары 226,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган, керемнәр 204,6 миллиард сум фаразлана.

Корылтайда аңлатуларынча, ноябрь ахырында Русия Федерациясе бюджеты якындагы өч елга кабул ителде, бу федераль үзәктән субвенцияләр күләмен ачыкларга мөмкинлек бирде, алар күбрәк булачак.
“Корректировкага чыгымнар структурасы да дучар булды, бюджет һәм депутатларның тәкъдимнәре, закон проекты буенча ачык тыңлаулар киңәшләре исәпкә алынды. Республика бюджеты социаль юнәлешле булып калачак. Төп акчалар мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният һәм спортка каралган”, - диде парламент Рәисе Константин Толкачев.

Бюджет турындагы закон кабул ителгәннән соң да арттыру ягына коррекция кертелә ала, дип билгеләп үтте Константин Толкачев. Әйтик, агымдагы елга бюджет узган декабрьдә керемнәр буенча 175 миллиард сум күләмендә расланды, ә факттагы керемнәр бу сумманы 25 миллиард сумга арттырды, дип мисал китерде ул.

2019 ел бюджеты турындагы канунга тиешле үзгәрешләр пленар утырышта кертеләчәк, дип яза “Башинформ”.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/2020-elgi-byudgetni-10-milliard-sumga-arttiru-planlashtirila-35550/
Читайте нас: