Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2020, 15:57

“Сода” компаниясе республикага кайтарылырга тиеш!

Моңа бәйле Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан тиешле дәгъва гаризасы әзерләнде

31 августта республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Русия Тикшерү комитетының үзәк аппаратына “Башкортстан сода компаниясе”н хосусыйлаштыру киле­шүләрен анализлау нәтиҗә­ләрен хәбәр итеп гариза җибәрде.
Кайбер вазыйфа биләүче кешеләрнең үз вәкаләтләрен дәүләт мәнфәгатьләренә каршы файдаланып эшчәнлек алып баруы нәтиҗәсендә 34 миллиард сумнан артык күләмдә җитди матди зыян китерелүе, гражданнарның һәм республиканың хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуы ачыкланган, бу “дәүләт властена, дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы гамәлләр” дип квалификацияләнә.
Атап үтелгәннәр нигезендә Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Русия Тикшерү комитетыннан атап үтелгән килешүләр буенча вазыйфа биләүче кешеләрнең карарлар кабул иткәндә үз эшен башкаруын тикшерүне, вазыйфа биләүче кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирүне һәм Башкортстан Республикасына матди зыян китергән өчен законда каралган чаралар күрүне сорый.
Башкортстан Хөкүмәтенең эксперт төркеме тарафыннан 1993 елда “Сода” җитештерү берләшмәсен хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен тулысынча гамәлдән чыгару турында дәгъва гаризасын судка җибәрү мөмкинлегенә бәя бирелде. Уфада эшләүче оператив төркем вәкилләре фикеренчә, бу – ихтимал булган вакыйгалар үсешенең бер варианты.
“Сода” предприятиесе Русия Хөкүмәтенә хосусыйлаштыру процедурасы башлануы турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмәсә яисә федераль үзәк карамагында булган предприятиеләр исемлегендә булса, бу вариант мөмкин булыр иде. Әмма “Сода” предприятиесенең хосусыйлаштырыла башлануы турында Русия Хөкүмәтенә тиешенчә хәбәр ителүе турында документлар бар. Моннан тыш, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы экспертлары тарафыннан китерелгән документларга ярашлы, “Сода” предприятиесе федераль үзәк карамагындагы һәм берлектәге объектлар исәбендә булмый, ә бу хосусыйлаштыруны яңадан карау мөмкинлеге бирми, чөнки бу гамәл законлы башкарылган.
Шулай итеп, 2007-13 елларда “Сода” белән “Каустик” җәмгыятьләрен кушуны яңадан карау турында Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан дәгъва гаризасы әзерләнгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Генераль прокуратурасының Башкортстан Арбитраж судына тапшырылган “Башкортстан сода компаниясен” дәүләт милкенә кире кайтару турындагы дәгъвасына аңлатма бирде.
– Мин безнең Арбитраж судка Русия Федерациясе Генераль прокуратурасының “БСК” акцияләре язмышына кагылышлы дәгъва гаризасы керүен раслыйм. Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча без бу мәсьәләне бик актив рәвештә тикшердек һәм өйрәндек. Безнең дәлилләребез нигезендә Башкортстан Арбитраж судына мөстәкыйль дәгъва таләпләре белдерүче өченче зат сыйфатында гариза юлладык. Безнең таләпләрнең асылы бик гади, без алар турында прокуратурага мөрәҗәгать иткәндә хәбәр иттек инде.
Без 2007-13 елларда “Сода” җәмгыяте акцияләрен урнаштыру буенча килешү һәм республиканың компания белән идарә итүен югалтуы законсыз һәм гадел түгел дип саныйбыз. Шуңа күрә без акцияләрне Башкортстан милкенә кайтаруны таләп итәбез.
Икенчесе, бер төркем кешеләрнең мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә республикага шактый җитди зыян китерелгән – 34 миллиард сум. Без аны кайтаруны таләп итәбез.
“Сода”ның кемнеке булуы турындагы фикергә килгәндә, компания һәрвакыт республика милкендә булды, дип саныйбыз. 1990 еллар башында ул Башкортстан милке иде һәм моңа безнең тиешле документлар бар, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга төбәк дәүләт хакимиятенең кайбер вазифа биләүче кешеләренең хокуксыз гамәлләре нәтиҗәсендә җинаять кылыну турында гариза җибәрелгән.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Soda-kompaniyase-respublikaga-kaytarilirga-tiesh-439999/
Читайте нас: