Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2020, 16:39

Слива һәм банан кайнатмасы

Кирәкле кушылмалар:- 600 г төше алынган слива;- 1 стакан шикәр комы;- 1 стакан су;- 2 банан;- 2 аш кашыгы какао;- 60 г әстерхан чикләвеге.

Эш тәртибе: төше алынган сливаларны 1 стакан шикәр комы, 1 стакан су белән сливалар тәмам йомшап беткәнче кайнатырга. Бананны чәнечке белән йомшартып, какао белән бутарга. Сливаларны суытып, бананлы пюре белән бутарга, әстерхан чикләвеге өстәп блендерда йомшартырга. Искиткеч тәмле бу кайнатманы үзен генә ашарга да, тәм-том әзерләгәндә эчлек итеп кулланырга да була.

Тулырак: http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/gadti-bulmagan-10-zenchlekle-kaynatma-retseptyi-ze
Читайте нас: