Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2020, 17:53

Йоклый алмый интегүчеләргә нишләргә?

Вакытында ятып, йокыны туйдыру сәламәтлек өчен бик кирәк

Организм төнге йокы вакытында көнлек энергия туплый. Шуңа да вакытында ятып, йокыны туйдыру сәламәтлек өчен бик кирәк. Ә йоклый алмый интегүчеләргә нишләргә?
*Йоклар алдыннан урамда йөреп керүне гадәткә керт.
* Һава суларга чыгар алдыннан өйдәге тәрәзәләрне ачып куй. Йокы бүлмәсен яхшылап җилләтү дә файдага гына. Яхшы йоклау өчен бүлмәнең җилләтелгән һәм чиста булуы мөһим.
*Кичтән җылымса су белән коенып чык яисә бераз диңгез тозы салынган ваннада ятып ал.
*Ятар алдыннан артык күп ашау, кофе, каты чәй эчү дә йокыны качыра.
*Йокы бүлмәсендә караңгы төстәге обойлар булса, алыштырырга тырыш. Алар күңелдә борчу хисе тудыра, ярсыта.
*Йокы бүлмәсендә артык көчле исле гөлләр тотма, бу йокыны качыра.
* Мастрас йомшак та, артык каты да булмасын. Беренче очракта – умыртка сөяге кәкрәя, катысы кан йөрешенә комачаулый.
*Көн саен бер үк вакытта ятарга гадәтлән. Ярты төнгә кадәр эшләү, телевизор карау, телефонда "чокыну" да файдалы эш түгел.
Фото:m.crimea.ria.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/T-nn-r-bue-yokliy-almiy-yatam-487995/
Читайте нас: